Доллар бәясе 84 сумнан артты
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). 2016 елның гыйнварыннан бирле беренче тапкыр доллар курсы 84 сумнан артты. Мәскәү биржасында сату-алулар вакытында евро курсы 95 сумнан артты. Соңгы тапкыр евро бу күрсәткечтә 2014 елның декабрендә булган иде.