Әлмәт картиналар галереясы уникаль объектка ия булачак
(Әлмәт, 24 февраль, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). «Татнефть» компаниясе ярдәме белән тиздән Әлмәт картиналар галереясы яңа бинага ия булачак. Әлеге бина өчпочмак рәвешендә булачак. Парк ягыннан җәяүлеләр юлы бинаның түбәсендә дәвам итәчәк. Түбә өлешендә уртада төрле мәдәни чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә торган махсус ишегалды булачак. 16 мең квм. тирәсе мәйданны биләгән бина эчендә экспозицион киңлек, рәссамнар өчен остаханә, лаборатория һәм кафелар урнашачак. «Махсус эчке яктырту кичке вакытта пыяла фасадларны төсле тышчага әйләндерәчәк», — дип хәбәр итә шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов.