Әлки районында иң яхшы татар теле укытучысы ачыкланган
(Әлки, 24 февраль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Татар теле укытучыларының Әлки районы бәйгесендә Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Гөлнур Гатауллина I урынны алган иде. Ә 16 февральдә ул, районның иң яхшы татар теле укытучысы буларак, Нурлатта узган зона бәйгесендә катнашты. «Миңа 6 нчы сыйныфта Габделхәй Сабитовның „Чүкеч“ хикәясе буенча ачык дәрес күрсәтергә, шул дәрескә үзанализ бирергә, аннары 15 минут мастер-класс үткәрергә кирәк булды. Уйлавымча, әлеге бурычны үти алдым бугай», — ди Гөлнур Гатауллина. Бәйге нәтиҗәләре бераз соңрак, 5 марттан соң билгеле булачак. Җиңүчеләр «Иң яхшы татар теле укытучысы-2022» конкурсының республика этабында катнашачак.