Галимә: Татар теленең сүз байлыгына багышланган томнарны чит илләрдә дә сорыйлар
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). Татарстан галимнәреннән Россия тюркологлары, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан кебек чит илләрнең галимнәре «Татар лексикологиясе» хезмәтен сорап мөрәҗәгать иткән.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татар лексикологиясе» проекты җитәкчесе Гөлшат Галиуллина әйтте.
«Татар теленең сүз байлыгын өч томга туплаган „Татар лексикологиясе“ хезмәтен Россия һәм чит илләрдәге тюркологлар фәнни хезмәтләрендә куллана. Мәсәлән, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан галимнәре. Басманы беренче чиратта тюркологлар һәм чагыштырма планда телне өйрәнүчеләр сорый. Ягъни, рус теле яки башка телләрне чагыштырма планда өйрәнүчеләр өчен татар телен һәм аның лексикасын өйрәнү ихтыяҗы бар», — диде ул.
Искәртеп үтәбез, «Татар лексикологиясе»н Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарды. Хезмәтнең беренче томы семасиология — сүзләрнең мәгънәсе, фразеологизмнарның килеп чыгышына багышлана. Икенче томда татар теленең сүзлек составы, өченче томда татар теленең аномастикасы, ягъни барлык төрле ялгызлык атамаларның системасы турында мәгълүматлар бар. Хезмәтнең дүртенче томында татар лексикографиясенең казанышлары турында язылган.