Свердловск өлкәсендә XV «Урал сандугачы» Төбәкара бәйгесенең Гала-концерты узачак
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 13 март көнне 16.00 сәгатьтә Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараеның Зур залында XV «Урал сандугачы» Төбәкара бәйгесенең Гала-концерты узачак.
Гала-концертта Татарстанның халык артистлары Фән Вәлиәхмәтов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Вил Усманов, Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев, Сиринә Зәйнетдинова һәм башка татар эстрадасы йолдызлары катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Керү – чакыру билетлары буенча.