Татарстанда соңгы тәүлектә 2 120 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә 2 120 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу алдагы көнгә караганда азрак (2233), дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. "Авыручыларның 245е хастаханәгә салынган. 18 яшькә кадәрге балалар саны - 340 кеше», - диделәр ведомствода. Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән - 815 кеше. Чаллыда - 121 очрак, Түбән Кама районында 94 очрак теркәлгән. Шулай итеп, 2022 елның 28 февраленә булган мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле 115 383 авыру очрагы рәсми рәвештә расланган. Барлыгы 2 463 291 татарстанлы вакцина ясатты. Вакцинаның ике дозасын да 1 925 700 кеше алган. Республикада яшәүче 246 251 кеше ревакцинация узды.