Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан бер ир-ат һәм дүрт хатын-кыз үлгән Республикада Covid-19 корбаннарының рәсми теркәлгән гомуми саны 1727гә җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Коронавирустан 1937 елда туган өч хатын-кыз һәм 1955 елда туган бер хатын-кыз, шулай ук 1951 елда туган ир-ат үлгән.