Тубыл шәһәрендә «Кышкы Сабантуй» бәйрәме узды
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 26 февральдә Тубыл шәһәренең Базар мәйданы территориясендә «Кышкы Сабантуй» бәйрәме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Себер татарлары мәдәни үзәге» муниципаль автоном мәдәният учреждениесе артистлары ике сәгать дәвамында шәһәр халкын һәм кунакларны үзләренең музыкаль номерлары белән куандырды. Чарада катнашучылар музыка тыңлап ләззәтләнү белән бергә, җирле җитештерүчеләрнең товарлары тәкъдим ителгән ярминкәдә дә булды. «Себер татарлары мәдәни үзәге» муниципаль автоном мәдәният учреждениесе белгечләре иң нәни катнашучылар өчен «Речник» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә уен программасы әзерләгән иде. «Чәкчәк» бәйгесеннән соң теләгән һәркем милли ризыклар белән сыйланды.