Brent маркалы бер баррель нефтьнең бәясе 100 долларга якынайды
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Brent маркалы нефтьнең бәясе бер баррель өчен 99,63 долларга җитте. Британиянең ICE биржасы мәгълүматларында шулай диелә. Нефтьнең премиаль маркасының бәясе әлеге дәрәҗәгә Мәскәү вакыты белән 8.06 сәгатьтә җитте. Шулай ук WTI маркалы нефтьнең бәясе дә арта: хәзер ул 5,99 процентка кыйммәтләнде һәм бер баррель өчен 97,07 билгесендә туктап калды.