Ульяновск өлкәсендә «Авылым мәчетенең тарихы» бәйгесе игълан иттеләр
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел булу уңаеннан «Өмет» газетасы редакциясе Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте һәм «Сембер» бизнес-клубы белән берлектә «Авылым мәчетенең тарихы» дип исемләнгән иҗади конкурс игълан итә. Конкурска язмалар 2022 елның 15 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 432000, Ульяновск, а/я 5103, «Өмет» газетасы. Электрон почта: Ishakhalimov@mail.ru. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84-22) 42-09-61. Өлкә конкурсында җиңүчеләрне дипломнар һәм «Сембер» бизнес-клубының призлары көтә. Җиңүчеләргә бүләкләр өлкә ифтарында тапшырылачак, диелә «Өмет» газетасында.