Чүпрәледә яшәүче яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырдылар
![Чүпрәледә яшәүче яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырдылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/c724d951fe54a5d372c81d48607de2270a2ec3e8/store/fill/780/440/c6cb2d2c43b238fc0c6b59dca5db34617c9eca35e3f265ac3fcecd29c656/621920a51a93f_6218dc5fe5867_IMG_0389.jpg)
(Чүпрәле, 28 февраль, «Татар-информ», «Туган як» , Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы Башкарма комитетында яшь гаиләгә торак урыны алу өчен социаль түләү алу хокукын раслаучы сертификат тапшырылды. Иске Чүпрәледән Яфизовлар гаиләсе торак шартларын яхшыртуга 500 меңнән артык сумга сертификат алды. Айгөл һәм Халит Яфизовлар 2019 елда өйләнешәләр, кызлары Айсылуны үстерәләр. Халит РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсендә, ә Айгөл район хакимиятендә эшли. Хәзерге вакытта Айгөл баланы карау буенча декрет ялында булса да, якын арада эшкә чыгарга планлаштыра. Яфизовлар гаиләсенә сертификатны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров тапшырды. «Бүген без шундый беренче сертификатны тапшырабыз. Чыннан да, бу программа бик яхшы, бүгенге көндә яшьләрнең гаиләләрен тәэмин итү, балаларны уңайлы шартларда тәрбияләү бик мөһим», — диде Марат Гафаров. Яфизовлар әйтүенчә, Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасында катнашу өчен документларны алар 2021 елда тапшырган. «Без торак мәсьәләсен хәл итү буенча район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Монда безгә төбәгебездә эшләп килүче барлык программалар турында сөйләделәр, документлар исемлеген бирделәр. Без документлар пакетын җыйдык һәм безне 2021 елда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләр исемлегенә керттеләр. Һәм менә безнең өчен бәхетле көн җитте, ниһаять, үз йортыбыз булачак», — дип уртаклашты Яфизовлар. Яфизовлар Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле районы җитәкчелегенә әлеге финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр. «Бу яшь гаиләләргә бик зур ярдәм һәм киләчәккә планнар кору, үз торагыңны булдыру мөмкинлеге», — диде алар.