Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген һәм иртәгә Татарстанда урыны белән томан төшүе ихтимал. 28 февральдә, көннең икенче яртысында һәм иртәгә, 1 мартта, төнлә һәм көндез республика территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән томан көтелә, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге. Синоптиклар көндез аязучан болытлы һава, күбесенчә явым-төшемсез булачагын хәбәр итә. Урыны белән томан көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -2.. -7 градус була, аязган вакытта термометр баганалары -12 градуска кадәр төшә. Көндез исә температура -4..+1 градус була. Юлларда бозлавык саклана, ди синоптиклар.