Нәбиуллина: Россиядә SWIFТны Финанс хәбәрләрен тапшыру системасы алыштырырга мөмкин
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина соңгы елларда үсеш алган эчке финанс инфраструктурасының өзлексез эшләвен вәгъдә итте.
«Бездә SWIFТ системасын ил эчендә алмаштыра ала торган Финанс хәбәрләрен тапшыру системасы (СПФС) бар. Аңа чит илләрдән катнашучылар да кушыла ала. Түләү карталарының илкүләм системасы түләү карталарының бөтен Россия эчендәге трафигын эшкәртә. Санкцияләргә эләккән банклар чыгарган халыкара түләү системалары карталары ил эчендә гадәттәгечә эшләвен дәвам итәчәк», — дип белдерде Нәбиуллина.
Ул барлык банклар да үз клиентлары алдындагы бар йөкләмәләрне үти һәм үтәячәк, дип белдерде. «Счетларда барлык акчалар да саклана, клиентлар өчен барлык операцияләр дә ачык», — диде Үзәк банк башлыгы.
Тулаем алганда, ул хәзер финанс системасы һәм икътисад бөтенләй гадәти булмаган вазгыять белән очраша, һәм Россия Банкы кирәкле төрле коралларны куллануга бик сыгылмалы якын килә, дип ассызыклады.
Банк секторының ликвидлылыгын тәэмин итү өчен, Россия Банкы банкларга даими рәвештә кулда булган һәм кулда булмаган акчалар биреп тора. Кулдагы акчаларга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, банк секторы ликвидлылыкның структур дефицитына күчте. Әмма банкларның кирәк булганда Россия Банкыннан ликвидлылыкны җәлеп итү күләмен арттыру өчен җитәрлек запасы бар.