Татарстанда укучыларның 97 проценттан артыгы кайнар ризык белән тәэмин ителгән
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда мәктәп укучыларының 97 проценттан артыгы кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Айгөл Кашапова ведомствоның 2021 елдагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.
«Бүгенге көндә 454 980 бала кайнар ризык белән тәэмин ителгән, бу 97,6 процентны тәшкил итә. Беренче-дүртенче сыйныфлар кайнар ризык белән — 100 процент, ә бишенче-унберенче сыйныфлар — 95,5 процентка тәэмин ителгән, бу — 238 261 бала», — дип сөйләде докладчы.
Кашапова билгеләп үткәнчә, 2021 елдан 2023 елга кадәр кече сыйныф укучыларын түләүсез кайнар аш белән тәэмин итүгә федераль бюджетта — 3 миллиард сумнан артык, республиканыкында 2,5 миллиард сумнан артык акча каралган. Узган елда 1-4 сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тукландыру бер көнгә 53,41 сумны тәшкил иткән, дип аңлатты балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, узган ел мәктәп туклануында ата-аналар еш кына ризыкларның салкын булуына, 1-4 сыйныфлар өчен түләүсез туклану менюсында беренче ашларның, кайбер мәктәпләрдә буфет продукциясе, камыр ризыклары булмауга зарланган. Моннан тыш, төшке һәм иртәнге ашка вакыт җитмәүгә, ит ризыклары һәм ярымфабрикатлар әзерләүнең сыйфатына да күрсәткәннәр.
Докладчы республикада укучыларны тукландыруны оештыру өчен төбәк стандарты әзерләнүен, хәзер аның килештерүгә җибәрелүен әйтте. Бу стандарт Татарстанның барлык гомуми белем бирү оешмаларында гамәлдә булачак.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы алдына татарстанлылар куйган максатлар һәм бурычлар нигезендә, узган ел укучыларның 96 процентын кайнар ризык белән тәэмин итәргә кирәк булган.