Darul-Kutub.com электрон китапханәсе фондына тагын 35 борынгы китап өстәлгән
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 2022 елның гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр Darul-Kutub.com электрон китапханәсенә 35 исемдәге иске китап цифрлаштырылып өстәлде.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге хезмәтләр арасында 1918 елга кадәр татар мәдрәсәләрендә кулланылган дәреслекләр, уку әсбаплары булып файдаланылган чыганаклар бар. Шулай ук Җәләлетдин әс-Суютиның зур классик 5 китабы, Ризаэддин Фәхреддиннең «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр»е, Галимҗан Барудиның «Хәтер дәфтәре», Габделхәбир хәзрәт Яруллинның «Хөтбәләр мәҗмугасы» бар. Китаплар фикъһе, гакыйдә, хәдис, тәфсир, гарәп теле, ислам нигезләре, тарих һ.б. фәннәр буенча мөһим басмалар булып тора.
Хәзерге вакытта Darul-Kutub.com электрон китапханәсенә йөкләнгән китаплар саны 1339га җитте (шуның 1247се — дини мираска караган хезмәтләр, 92се — хәзерге әдәбият). Хезмәтләр татар, иске татар һәм гарәп телләрендә.
Darul-Kutub.com проекты Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан татар халкының бай дини мирасын саклау максатыннан актив үстерелә.
Сайтта хезмәтләрне онлайн рәвештә уку һәм бушлай күчереп алу мөмкинлеге бар. Сайт дизайны ПК, смартфон һәм планшет экраннары өчен җайлаштырылган. Китапларны авторы, атамасы һәм категориясе буенча эзләргә мөмкин.