«Татнефть» башлыгы: Рөстәм Миңнеханов — кыю гамәлләргә сәләтле кеше
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты, «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан оешманың генераль директоры Наил Маганов Татарстан лидерының нефть компаниясе, республика һәм тулаем ил үсешендәге роленең бәяләп бетергесез булуын әйтте. «Ул — барлыкка китерүче. Бу сүз Рөстәм Нургалиевичны шәхес буларак дөрес һәм тулы итеп тасвирлый. Аның кызыксынучан акылы, гел нәтиҗәгә омтылуы һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә күзәтелә. Кыю гамәлләргә сәләтле кеше, чын лидер, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә ул үзе генә алынып калмыйча, коллективларны да үз артыннан ияртә, һәркемдә үз көченә һәм мөмкинлекләренә ышаныч уята», — диде Маганов компаниянең матбугат хезмәтенә биргән интервьюсында. «Татнефть» җитәкчесе төрле эш сәфәрләре һәм рәсми чаралар вакытында Татарстан Президентын берничә тапкыр күзәтүен әйтте. «Аның фикере һәрвакыт барлыкка китерүгә, прогресска юнәлгән. Киңәшмә, сөйләшүләр вакытында ул барлык сорауларга да икенче төрле карый, „Ә моны безнең илдә, республикада һәм аның предприятиеләрендә ничек файдаланырга була?“ Барлык коллегаларның да, фикердәшләрнең да игътибарын шуңа юнәлтә. Безнең республикага еш кына җитәкчеләр, делегацияләрнең тәҗрибә уртаклашу өчен килүе очраклы түгел, алар Татарстаннан кирәкле һәм файдалы әйберләрне өйрәнергә тели. Әлбәттә, бу — Рөстәм Нургалиевичның зур казанышы», — диде Маганов. Компания башлыгы сүзләренчә, республикада мондый лидер булуы белән Татарстан бәхетле. Рөстәм Миңнехановның яңаны кабул итү һәм стратегик фикерләү сәләте республиканы илнең иң алдынгы һәм инновацион регионнары арасына чыгарды.