Фәррахов: Миңнеханов проектлары Россия икътисадының флагманнары булып тора
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә һәм аның катнашында тормышка ашырыла торган проектлар илебез икътисадының флагманнары исемлегенә керә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов шундый фикер белдерде. «Рөстәм Нургалиевич — лидер гына түгел, ул чын реформатор һәм республика икътисадын диверсификацияләүгә зур өлеш кертүче кеше дә. Татарстанның „Мастер“ Кама индустриаль паркы, Иннополис, „Алабуга“, „Химград“ һәм башкалар кебек мөһим проектларын — һәрберсен нульдән башлап, тормышка ашырганчыга кадәр Рөстәм Нургалиевич эшләде», — диде Фәррахов. Рөстәм Миңнехановның үз вазыйфасындагы башка мөһим юнәлеше Татарстанның нефть, газ, химия комплексын үстерү булды, дип өстәде халык ышанычлысы. «Чи нефтьне эшкәртү һәм „ТАНЕКО“ комплексын төзү буенча катлаулы карарлар эшләнде. Мондый карарлар ахырына кадәр җиткерүне таләп итә, һәм Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендә моны һәрвакыт эшләп була. Әлеге барлык төп проектлар да аның катнашында, аның тәкъдиме белән эшләнде. Бүген алар Татарстанның гына түгел, бөтен илнең икътисад флагманнары булды», — дип нәтиҗә ясады Айрат Фәррахов.