Небензя Украинадагы махсус операциянең төгәлләнүен тизләтүче шартны атады
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Киевның демилитаризациягә һәм денацификациягә әзерлеге Россиянең Украинадагы махсус операциясенең туктатылуын тизләтүче адым булачак. Бу хакта Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасы каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Василий Небензяга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Без Украина хакимиятенең демилитаризациягә һәм денацификациягә әзер булуны аңлауларын белүгә, бу аның тәмамлануына бер адым булачак», — дип белдерде ул. 21 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген тану турындагы указларга кул куйды. 24 февральдә халык республикалары башлыклары Россиягә Украина агрессиясенә каршы көрәштә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Донбасстагы тыныч халыкны яклау өчен, Россия Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция башлады.