Баулы районында җиңел машина белән «УАЗ» бәрелешкән, бер кеше зыян күргән
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бүген көндез республиканың Баулы-Потапово юлында ике автомобиль – «Лада Калина» һәм «УАЗ» бәрелешкән. Авария җиңел машинаның каршы як полосага чыгуы аркасында килеп чыккан.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар сөйләвенчә, авариядә «Лада» машинасын йөртүче зыян күргән. Аны төрле җәрәхәтләр белән якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.