Россия Украинада тынлык режимы игълан итте
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Иртәнге сәгать унда Украинада Россия ягыннан тынлык режимы башлана.
Халыкка Волновахадан һәм Мариупольдан чыгу өчен гуманитар коридорлар ачыла дип хәбәр итә Россия Оборона министрлыгына сылтама белән РИА Новости. Министрлык хәбәр иткәнчә, маршрут Украина ягы белән килешенгән.
Әлеге коридорларны оештыру турында 3 мартта Беловежская пущада узган сөйләшүләрнең икенче раундында килеште.