«Виртуаль татар теле кабинеты» бәйгесе игълан ителә
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы «Виртуаль татар теле кабинеты» бәйгесе игълан ителә.
Конкурс Россия Федерациясендә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышлана. Бу турыда конгресс хәбәр итте.
Бәйгенең шартлары белән әлеге сылтама буенча танышып була.
Материаллар татар телендә кабул ителә, диелә хәбәрдә.