Казанда ашыгыч ярдәм катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең хәле хакында билгеле
![Казанда ашыгыч ярдәм катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең хәле хакында билгеле](https://tatar-inform.tatar/attachments/6076cf5408e926cbe947533721360679bca9e812/store/fill/780/440/862b823d20cb243c82995e98517afce9bb74b4877369a4b219274724ee45/95e2a0c80ef54f757ad85f11bf38618a%5B1%5D.jpg)
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Тихомирнов һәм Миңнуллин урамнары чатында юл һәлакәтенә очраган ашыгыч ярдәм бригадасының бала белән әнисен Республика балалар клиник хастаханәсенә илтә баруы булган. Яшь пациентны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатырга туры килгән. «Машинаның махсус сигналлары һәм утлары кабызылган булган. Кызганыч, юлдагы икенче бер автомобиль ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән, нәтиҗәдә ул әйләнеп капланган. Салондагыларның барысы да (ашыгыч ярдәм станциясенең өч хезмәткәре һәм бала белән әнисе) зыян күргән», — дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре төрле җәрәхәтләр алган, йөртүче авыр хәлдә — 7нче шәһәр хастаханәсе табиблары аңа операция ясый. Ике табибның хәле уртача, алар нейрохирурглар күзәтүендә. Бала һәм әнисенең хәлен ачыклыйлар. Агентлык Казан үзәгендә ашыгыч ярдәм машинасы катнашында күмәк юл һәлакәте булуы, авариядә берничә кешенең зыян күрүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.