Татарстанда 550 кеше коронавирус йоктырган, 101 кеше хастаханәгә озатылган
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 550 яңа очрагы ачыкланган. Авыручылар арасында 113 бала да бар.
Яңа пациентлар республиканың 41 районында теркәлгән. Бигрәк тә Казанда (206), Чаллыда (54) һәм Яшел Үзәндә (45) авыручылар күп. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, пандемия башланганнан алып, республикада 132 274 кешегә «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган, 113 660 кеше терелгән.
Татарстанда 2 480 667 кеше вакцинация узган, прививканың ике компонентын да 1 926 021 кеше ясаткан. 268 019 кеше ревакцинация узган.