Бөтендөнья татар конгрессының 8 нче съездында Милли Шура составы сайланачак
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының 8 нче съезды 2 нче августта узачак. Анда Милли Шура составы сайланачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында билгеле булды. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев съезд конгрессның 30 еллыгына багышлануын искәртте. Корылтайда Милли Шураның биш еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, яңа состав сайлау ниятләнә. «Минем вазифа тәмамлана, рәисне, урынбасарларны да сайларга кирәк булачак. Шурадагы 75 кеше калырмы, үзгәреш, алмашынулар булырмы — шул мәсьәлә кертелә», — диде Васил Шәйхразыев. Ул съездга ветераннарны да чакыру ниятләнгәнен әйтте. «Лаеклы ветераннарны квотага кертеп, алар өчен махсус программа ясарга кирәк», — диде. Съездга делегатлар өчен барлыгы 1500 квота билгеләнгән, чит илләрдән 226 делегат чакырыла.