Миңнеханов һәм балалар омбудсмены аналар һәм балаларга ярдәм итү хакында сөйләште
![Миңнеханов һәм балалар омбудсмены аналар һәм балаларга ярдәм итү хакында сөйләште](https://tatar-inform.tatar/attachments/b5b609f7a68bbb6f2d6e38fb6935da8e52a53199/store/fill/780/440/fea743e02df5e005f01a2635def347299a6460e852b4e0a6a0acba16b682/de198c1b20c0c1ce805162122238a48c%5B1%5D.jpg)
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга эш сәфәре белән килгән РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яклар аналарга һәм балаларга ярдәм күрсәтү, төбәк дәрәҗәсендә балалар омбудсменнары институтын үстерү мәсьәләләре, алдагы хезмәттәшлек буенча планнар һәм уртак проектлар хакында фикер алышты. Львова-Белованың Казанга сәфәренең төп максаты – Идел буе федераль округлары төбәкләре дәүләт хакимиятенең Закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашу.