Казанда кызны суга батудан коткарган ир-атны бүләкләү өчен эзлиләр
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанның Урта Кабан күлендә бер ир-ат суга бата язган кызны коткарган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре коткаручының шәхесен ачыклаган. Ул Җиһаншин Тимур Альфред улы булган. «Татар-информ»га ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-ат хатыны һәм баласы белән күл янында йөргән. Алар сулык ягыннан тавыш ишеткән һәм ике кызны күреп алганнар, аның берсе күкрәгеннән суда булган һәм ярдәм сорап кычкырган. Ир-ат кызлар янына йөгереп килгән һәм бозлы судан баланы чыгарган. Аннары алар ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче кызны машинага утыртып торган. Хәзер Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе рәхмәт белдерү һәм бүләкләү өчен әлеге ир-атны эзли. Ул тәүлек буе эшли торган (843) 288-46-96 телефонына үзе дә шалтырата ала.