Ураза тәмамланган көнне Питрәчнең Җәмигъ мәчетендә гыйбадәт бүлмәсе ачылачак
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Питрәчнең төзелеп килә торган Җәмигъ мәчетендә гыйбадәт бүлмәсе ачарга ниятлиләр. Тантаналы ачылыш Ураза тәмамланган көнне, ягъни 2 май көнгә билгеләнгән. Шушы ук көнне бәйрәм намазын да үткәрергә җыеналар. Муниципалитетта «Татар-информ» агентлыгына шул турыда хәбәр иттеләр. Мәчет 2019 елдан бирле хәйрия һәм иганәчеләр акчаларына төзелә. Эшнең күп өлеше башкарылган инде. Район имам-мөхтәсибе Аббас Кадыйров сүзләренә караганда, быел манара төзү өчен кирпеч кайтартылган. «Халык, чыннан да, чын күңелдән ярдәм итә. Күрше районнардан да ярдәм итәләр, район башлыгы Илһам Кашапов безнең үтенечләргә һәрвакыт игътибарлы», — дип билгеләп үтте Аббас Кадыйров. «Ураза бетүгә, ягъни 2 майга мәчетнең гыйбадәт кылу өлеше әзер булыр дип өметләнәбез. Анда бәйрәм намазын үткәрергә мөмкин булачак, — дип аңлатты Аббас хәзрәт. — Ә тәрбия үзәге урнашачак мәчетнең икенче өлеше соңрак төзеләчәк». Ике катлы бина дүрт йөзгә якын дин тотучыларга исәпләнгән. Бинаның гомуми мәйданы 1344,8 кв. метр тәшкил итәчәк. Проектта ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым гыйбадәт бүлмәләре каралган.