Украинадагы хәрби операциядә катнашучылар хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алачак
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасында Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирү турындагы закон бертавыштан кабул ителде. Парламентның түбән палатасы Telegram-каналында шул хакта хәбәр ителә.
Шул рәвешле, Украинаны демилитаризацияләүдә һәм денацификацияләүдә катнашучы Россия хәрбиләре дәүләтнең төрле ярдәм чараларыннан файдалана алачак.
«Бу аларга салым, транспорт, җир, торак өчен социаль ярдәм чараларыннан, шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташламалардан файдалану мөмкинлеген бирәчәк», — дип искәртте Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.
21 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген тану турындагы указны имзалады. 23 февральдә халык республикаларының башлыклары Украина агрессиясенә каршы торуда ярдәм сорап Россиягә мөрәҗәгать итте, шуннан соң Донбассны яклау буенча махсус операция башланды.