Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы балалар өчен бәйгеләр оештырды
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 19 мартта Чиләбе шәһәренең 81нче мәктәбендә Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы балалар өчен оештырган рәсем бәйгеләренең («Нәни энҗеләр», «Нәни батырлар», «Яз чәчәкләре» һәм «Шаян батырлар») сайлап алу туры узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бу чын мәгънәсендә шатлыклы елмаюлар һәм яхшы кәеф бәйрәме булды. Барлык катнашучылар да үз талантларын, тапкырлыгын, фантазиягә бай булуын һәм артистлык осталыгын күрсәтте! Рәхмәт сезгә!» - дип искәртте оештыручылар. Проектларда алга таба катнашачак финалистларның исемнәре дә игълан ителде.