Фәридә Яркәева: Дарулар җитештерә торган бер компания дә Россия базарыннан китмәде
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Санкцияләр аркасында дарулар җитештерә торган бер чит ил компаниясе дә Россия базарыннан китмәгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева әйтте. «Санкцияләр даруларга кагылмый», — диде ул. Яркәева сүзләренчә, кайбер чит ил фармацевтик компанияләре Россиягә импортны кыскартмаячаклары турында белдергән. «Күпчелек чит ил компанияләре иң кирәкле саналган препаратлар белән кирәк күләмдә тәэмин итәбез дип әйттеләр», — диде.