Татарстанда тагын 287 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 287 кеше коронавирус йоктырган. Аларның 43е хастаханәгә салынды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Авыручылар арасында 47 бала бар. Иң күп авыручылар Казанда - 69 кеше, Әлмәт районында — 66, Чаллыда — 30 кеше. 24 мартка булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус белән 135 300 кеше авырган.