Казанда Нәүрүз бәйрәмендә пылау фестивале узачак
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 26 мартта Казанда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Казан ипподромы территориясендә узачак республика бәйрәме кунаклары милли ашлар белән таныша, халык уеннарында катнаша, иҗади номерларны карый алачак. Төп сәхнәдә кунакларга Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында бәйрәм концерт программасы тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан халыклары дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге. Татарстанда Нәүрүз бәйрәмендә икенче тапкыр пылау фестивале узачак. Халык тавыш бирү юлы белән иң яхшы рецептны һәм көнчыгыш ризыгын әзерләү осталарын билгеләячәкләр. Бәйрәмдә шулай ук «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы һәм «Нәүрүз батырлары» бәйгесе узачак. Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылыш 12:00 сәгатькә планлаштырылган. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты ярдәме белән Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты оештыра. Билгеләп үтәбез, Нәүрүз бәйрәме ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасның репрезентатив исемлегенә кертелде. XX гасырга кадәр Нәүрүз татарлар тарафыннан да билгеләп үтелә. Республикада бәйрәмне узган гасырның 80 нче еллары ахырында билгеләп үтә башладылар. 2014 елдан бирле Нәүрүз республика бәйрәме статусын алды.