Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирустан тагын биш кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Коронавирустан 1983, 1991, 1986 елгы өч ир-ат һәм 1935 һәм 1934 елгы ике хатын-кыз вафат була. Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан 1833 кеше үлгән.