Екатеринбургта татар милли аш-су фестивале үткәрәчәкләр
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 23 мартта Екатеринбургта танылган татар кулинары Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган «Әбием рецепты» традицион Татар милли аш-су фестивален үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Фестиваль 31 мартка билгеләнгән. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Свердловск өлкәсендә милли аш-су көннәре беренче тапкыр Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиллеге инициативасы белән 2012 елда оештырылган иде. Шуннан бирле алар Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы урта махсус уку йортларының актив катнашы белән уза. Быел әлеге чара унынчы тапкыр, татар милли аш-су фестивале форматында үтәчәк, анда күргәзмәләр, презентацияләр, дегустацияләр һәм мастер-класслар оештырылачак. Утырышны Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина алып барды. Аның барышында чараның программасы һәм башка оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.