Самара өлкәсенең Камышлы авылында театр фестивале гала-концерты узачак
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 26 мартта Самара өлкәсенең Камышлы авылы Э.Давыдов исемендәге район Мәдәният йортында «Камышлының театраль мозаикасы» дип аталган төбәкара театр фестивале гала-концерты узачак. «Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, чарада Камышлы районының декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсен, мастер-класслар булачак. Башлана – 11.00 сәгатьтә. 12.00 сәгатьтә – фестивальнең призерларын бүләкләү һәм фестиваль-бәйгедә призлы урыннар яулаган спектакльләрне тамашачылар игътибарына тәкъдим итәчәкләр.