Ульяновск шәһәрендә «Урама» татар халык фольклор ансамбленен беренче ижат кичәсе узды
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Ульяновск татар мәдәният үзәгендә «Халкым хәзинәләре» дигән проект кысаларында узәктә эшләуче «Урама» татар халык фольклор ансамбленен беренче ижат кичәсе узды. Сембер татарларының кош теленә охшатып әзерләнә торган ризык исемен йөртуче әлеге төркем моннан 3 ел элек оешкан иде. Шул вакыт эчендә ул борынгы Сембер ягы татарларынын халык авыз ижатын өйрәнеп, дистәгә якын онытылган борыңгы җырларны кабат халкыбызга кайтарды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.