Миңнехановка ТР вузларының алдынгы инженер мәктәпләре проектлары тәкъдим ителде
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-КХТИның алдынгы инженер мәктәпләре булдыруга бәйле проектлары белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу Казанның югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында оештырылды. Чарада шулай ук Цифрлы үсешкә ярдәм күрсәтү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның кайбер министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан предприятиеләре илнең социаль-икътисади гына түгел, фәнни-технологик үсешендә дә мөһим роль уйный. Аерым алганда, әле күптән түгел 2010 елдан башлап РФ Хөкүмәтенең 218нче карары нигезендә үткәрелә торган чираттагы бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Татарстан Президенты импортны алыштыру юнәлешен үстерүнең хәзерге вакытта мөһим темага әверелүен билгеләп үтте. «Без стратегик максатлар куя алабыз, әмма бүген безгә конкрет эшләр кирәк. Хәзер кичектергесез бурычларны хәл итү зарур, шуларның берсе – импортны алыштыру. Белгечләрне дә шушы максатлардан чыгып әзерләргә кирәк», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.