Чирмешәндә илле егет һәм кызны яшь армиячеләр сафларына кабул иттеләр
Чарада яшь армиячеләр кабул итү антын әйтте, чакырылган кунаклар аларга таныклыклар тапшырды,
(Чирмешән, 29 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Илсөяр Гайнетдинова). Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе базасында «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте отряды әгъзалыгына кабул итү чарасы узды.
«Яшь армияче булу сезгә дәрәҗә, җаваплылык өсти. Бүгенге көннән сез укуда да, өлкәннәргә ярдәм итүдә дә, спортта да, гомумән, барлык эшләрдә дә башкаларга үрнәк булырга тиеш», - диде яшьләрне сәламләп, чарага чакырылган кунак, Россия Саклану министрлыгының Татарстан буенча Үзәк Хәрби округы инспекторы, генерал Анатолий Молоствов.
«ЮНАРМИЯ» хәрәкәте отрядлары әгъзалары итеп Чирмешәннең 1 һәм 2 мәктәпләреннән, Чирмешән лицееннан 50 укучыны кабул иттеләр. Сәламләү сүзе белән Аксубай һәм Чирмешән районнары буенча хәрби комиссар Сергей Иванов, хәрби хәрәкәтләр ветераны Марат Яббаров чыгыш ясады.
Чарада яшь армиячеләр кабул итү антын әйтте, чакырылган кунаклар аларга таныклыклар тапшырды, патриотик җырлар да башкарылды.