Татарстан авылларының берсендә ир-ат янгында һәлак булган
Бүген 7.38 сәгатьтә Яңа Суыксу авылының Яшьлек урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте шул турыда җиткерде.
Ялкын бер катлы кирпеч йортны камап алган. 7.58 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр коридорда 50 яшьлек хуҗаның мәетен тапкан.
8.09 сәгатькә янгынны сүндергәннәр. Фаҗиганең сәбәпләре һәм уттан зыян күргән мәйданның күләме билгеләнә.