Буа балалар бакчасында татар теле бүлмәсен тәкъдим иттеләр
Буаның «Светофорик» балалар бакчасында татар теле бүлмәсен тәкъдим итү тантанасы узды. Бу шатлыкны уртаклашырга Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Буа башкарма комитеты рәисе урынбасары – Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская катнашты.
Балалар кунакларны татар телендә сәламләп каршы алды. Татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Г.Сафиуллина бүгенге көндә бакчада татар теле дәресләренең үзләштерелүе, эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Шуңа мисал итеп балалар татар халкының уеннарын уйнап күрсәттеләр, кунакларны «Аулак өй» кичәсен карарга чакырдылар. Бу турыда Буа муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Онытылып барган гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшереп, җырлы – биюле уеннар белән бәйрәмне бик күңелле үткәрделәр.
«Без балалар бакчасында татар һәм рус телләрен уңай һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы.Тел үзләштерү - зур байлык. Республиканың киләчәге булган балаларның татар телен дәүләт теле буларак үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтән үк старт бирү – мәктәптә белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул», - диде Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов.