Кытайда COVID-19 таралу пандемияне озайтырга мөмкин
Хәзерге вакытта Кытайда коронавирус белән авыручылар санының кискен артуы күзәтелә. Шуңа күрә пандемия билгесез вакытка сузылырга мөмкин. Мәскәү физика-техник институтының геном инженериясе лабораториясе башлыгы, вирусолог, медицина фәннәре кандидаты Павел Волчков шул турыда әйткән. Бу хакта «Российская газета» яза.
Галим сүзләренә караганда, күп кенә кешеләр әлегә кадәр вирус йоктырмаган. Шуңа күрә вирус үсештә, мутацияләнә. Тик вирус үз көчен югалта бара. Кешеләр дә авыруның беренче дулкыннары вакытындагы кебек үк каты авырмый.
Вирусолог фикеренчә, Кытай артыннан Россиядә дә авырулар санының артуы башланырга мөмкин. «Ни дәрәҗәдә авыру зарарлы булачак? Мөгаен, юк. Илдә популяцион иммунитет саклана», – дип яза Волчков сүзләрен URA.RU агентлыгы.