Татарстан чаңгычысы Камчаткада чаңгы марафоны вакытында вафат булган
Камчаткада Авачин марафоны трассасын узу вакытында Чаллыдан 61 яшьлек чаңгычы вафат булды. Ярышларга ул медицина белгечләренең рөхсәте белән килгән. Оештыручылар сүзләренә караганда, ир-атка белешмәне автокала хастаханәләренең берсендә биргәннәр.
Старт алдыннан спортчының барлык медицина документларын тикшергәннәр, ул хәленең начар булуына зарланмаган. Чаңгычы 40 километрга якын трассаны узгач, аның хәле начарлана һәм башка ярышчылар коткаручыларны чакырта. Коткаручылар 61 яшьлек спортчыны реанимация автомобиле торган Петропавловск-Камчатсктагы Фатьянов исемендәге спорт комплексына алып килә.
Кызганычка, табиблар ир-атның үлемен терки. Хәзер экспертларга үлемнең сәбәбен ачыкларга туры киләчәк, дип хәбәр ителә Камчатка краеның рәсми сайтында.