Тинчуриннар Земфира Досаеваны искә алып Коръән ашы уздырды
Кәрим Тинчурин театры Татарстанның халык артисты Земфира Досаеваны искә алды. Аның истәлегенә театр артистлары, дуслары катнашында Коръән ашы уздырылды.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнә ветераны, Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаева 2 март көнне 85 нче яшендә вафат булган иде.
Тинчурин театры музее җитәкчесе Розалия Чабатова актрисаның һәрвакыт театр белән элемтәдә яшәвен әйтеп узды. Земфира Досаева белән бер сәхнәдә уйнаган күренекле артистлар Люция Галләмова, Ләлә Миңнуллина, Зөфәр Харисовлар аңа бәйле җылы хатирәләре белән уртаклашты.
- Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаева 1937 елның 12 октябрендә Мәскәү шәһәрендә артистлар гаиләсендә дөньяга килә. 1964 елда Казанга чакырыла һәм Республика татар күчмә – бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист булып эшли башлый. 1974 елда А.В.Луначарский исемендәге театр сәнгате институтын тәмамлый. 1995 елда лаеклы ялга китә.