Казаннан Петрозаводскига туры авиарейслар ачыла
3 майдан Казаннан Петрозаводскига туры авиарейслар ачыла. Рейслар сентябрь азагына кадәр сишәмбе һәм җомга көннәренә билгеләнгән.
Сишәмбе Казаннан самолет 13.50 сәгатьтә кузгала һәм 16.20 сәгатьтә Карелеядә була. Самолет 17.10 сәгатьтә Петрозаводскидан кузгала һәм 19.35 сәгатьтә Казанга төшә. Бу турыда «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җомга көнне Казаннан рейс 12.00 сәгатькә планлаштырылган, самолет Карелия башкаласына 14.20 сәгатьтә төшәчәк. Петрозаводскидан рейс 15.20 билгеләнгән, ә 17.50 сәгатьтә очкыч Казан аэропортында булачак.
«Һәр аэроопрт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Самолет ике сәгатьтән артык очачак», - диделәр матбугат хезмәтендә. Пассажирларга 50 кеше сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 авиалайнеры хезмәт күрсәтәчәк.