Татарстанда узган елның октябрендә югалган егетнең мәетен тапканнар
Татарстанда 22 яшьлек егетне эзләү эшләре туктатылган.
Егет узган елның 21 октябрьдә республиканың Лаеш районы «Лукоморье» ял базасы янында югалган иде.
Кичә «Лиза Алерт» эзләү отрядының рәсми битендә егетнең үлгән булуы турында хәбәр ителде.