Республикакүләм «Татар кызы – 2022» бәйгесенең зональ этаплары башлана
Татарстанда «Татар кызы – 2022» бәйгесенең зональ этаплары башлана.
Бәйгедә татар телен камил белгән, кияүдә булмаган 18 яшьтән 27 яшькә кадәр кызлар катнаша ала. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, зональ этаплар 5 район үзәгендә һәм Казан шәһәрендә уздырылачак.
Зональ этапта уңышлы чыгыш ясаган кызлар ярымфиналга үтә.
Казанда узачак сайлап алу этабында катнашу өчен, гаризаны әлеге сылтама аша тапшырып була.