Түбән Камада җәмәгать транспортында билет бәясен арттырырга җыенмыйлар
Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты Түбән Камада билет хакын 28 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итсә дә, шәһәрдә җәмәгать транспортында йөрү бәясен күтәрергә җыенмыйлар.
Муниципалитет хакимиятендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, хәзерге вакытта җәмәгать транспортында йөрүнең үзкыйммәте 32-35 сум тәшкил итсә дә, бүгенге көндә Түбән Кама автобуслары һәм трамвайларының барысында да билет бәясе бертөрле – 25 сум.
«Тарифлар буенча дәүләт комитеты безгә билет бәясен 28 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Хәзерге вакытта бу мәсьәләне Түбән Кама районы Башкарма комитеты карый һәм якын арада тариф челтәрендә үзгәрешләр көтелми», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Район Башкарма комитеты әле ел башында ук җәмәгать транспортын 80 миллион сум күләмендә субсидияләү турында карар кабул иткән, шәһәр яны маршрутларына өстәмә рәвештә 20 миллион сум бүленгән. Бүген бакчачыларны автобусларда дачага йөртү өчен өстәмә рәвештә 15 миллион сум акча бүлеп бирү мәсьәләсе карала.
Әлеге чараларга да карамастан, автотранспорт предприятиеләренең чыгымнарын тулысынча компенсацияләп булмаячак.
Вазгыять белән таныш булган шәхси чыганак агентлыкка хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Башкарма комитет тарифларны саклауның юлларын эзли, «бу хәлдән халык өчен минималь югалтулар белән чыгарга тырыша».
«Татар-информ» агентлыгы Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 36 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин дип элегрәк хәбәр иткән иде.