Рөстәм Миңнеханов Татьяна Покровскаяга «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды
![Рөстәм Миңнеханов Татьяна Покровскаяга «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/4/21/7da92debbb302b57f8eadb11caad7299.jpg)
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең Синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, синхрон йөзү буенча РФ җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская бүгенге очрашуда Татарстанда спорт өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру перспективалары хакында фикер алышты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР спорт министры Владимир Леонов та катнашты, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.
Миңнеханов һәм Покровская спорт өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, Казанда йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча ярышлар оештыру һәм үткәрү перспективалары хакында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов Татьяна Покровскаяга Татарстан Республикасы бүләген - «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды.
«Татар-информ» агентлыгы ТР Президентының Казан гарнизонының яңа хәрби прокуроры Мунко Цыренов белән очрашуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Бүген Президент шулай ук алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз беренче утырышында катнашырга ниятли.