Узган төндә Казанда ир белән хатын һәм аларның балалары ис газы белән агуланган
Узган төндә Казанда Краснококшайская урымнадагы 154 нче йорттагы бер фатирда дүрт кеше ис газы белән агуланган. Бу турыда «Татар-информ»га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
36 яшьлек ир-ат, аның 37 яшьлек хатыны һәм аларның 12 яшьлек кызы белән 7 яшьлек улын хастаханәгә китергәннәр.
Ир-ат 7 нче номерлы хастаханәдә ята. Балаларны һәм аларның анасын ДРКБга илткәннәр.