Республиканың иң яхшы фармацевты Яшел Үзән даруханәсендә эшли
«2022 елда урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч» бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясалды.
«Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителгәнчә, «Иң яхшы фармацевт» номинациясендә I урынны Яшел Үзән районының 65нче номерлы үзәк даруханәсе фармацевты Роза Әхтәмова алды. Роза ханым 40 ел фармацевтика тармагында эшли.